Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның шәхси котлавын Мәләкәс авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Евдокия Александровнага тапшырдылар .
Аны Тукай районы ветераннар (инвалидлар) советы рәисе Вазиева Фәйрүзә Фаяз кызы, Мәләкәс авыл җирлеге администрациясе вәкилләре, күршеләр 95 яше белән котлады.
Мөхтәрәм кунаклар район башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Чарада катнашучылар Евдокия Александровнага тагын күп еллар яшәргә, һәрчак исән-сау, иминлектә, балаларының, оныкларының, туганнарының мәхәббәтендә калырга теләделәр.