19 гыйнварда Бөек Ватан сугышы ветераны , Калмаш авылында яшәүче Әхмәтназипов Шәүкәт Әхмәтназип улы 97 яшьлеген билгеләп үтте . Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан, туган көнен бәйрәм белән Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район ветераннар(инвалидлар) советы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы, Калмаш авыл җирлеге башлыгы Фердинат Шагалеев котладылар.
Юбилярга Россия Президенты В.Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Ф. М. Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, шулай ук ветеранга Тукай районы турында китап бүләк иттеләр,ул Тукай районы турында китапка бик шатланды, үзенең рәхмәтен белдерде,кызы Мәхия әтисенә багышланган җыр башкарды,дип яза ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы .
