2022 елда Татарстанда авыл ипотекасы буенча 620дән артык йорт төзелгән һәм сатып алынган.Бу турыда статистик мәгълүматлар нигезендә Татарстан Росреестры һәм Россельхозбанк хәбәр итә.«Авыл ипотекасы» программасы өч ел дәвамында гамәлдә һәм Татарстанда яшәүчеләргә ихтыяҗ зур. 2022 елда Россельхозбанк тарафыннан 620дән артык йорт сатып алу һәм төзү өчен татарстанлыларга авыл ипотекасы буенча 1,6 млрд сум бирелде. Ә бирү күләме буенча Татарстан ел нәтиҗәләре буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде. Программаның гамәлдә булу дәверендә барлыгы 7,1 млрд сумлык 3 меңнән артык ипотека бирелгән.