Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы, полиция подполковнигы Рөстәм Гарипов, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкат Миңнеханов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТРсы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашында узды.
Шунысы куанычлы, «Күңел» радиосында Тукай районы тормышын яктыртучы «Тукай авазы» тапшыруы да җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнде. Аның авторы hәм алып баручысы Алена Фазылова «Юллар сагында» номинациясендә җиңү яулады! Ул диплом белән бүләкләнде. Искәртеп узыйк, «Күңел» радиосында «Тукай авазы» тапшыруы 2021 нче елдан бирле эфирга чыга.
/Фото ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән Чыганак:"Якты юл" газетасы