Ныклы хуҗалык-авылның киләчәге

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Калмия авылында Заһир Вилданов хуҗалыгы базасында семинар оештырылды. Мондый укыту һәм күрсәтмә чаралар безнең Тукай җирендә традициягә әйләнде. Семинарга эре һәм вак аграр предприятиеләр җитәкчеләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте, орлык инспекциясе белгечләре җыелды. Район башлыгы Фаил Камаев, чараны ачып, авыл хуҗалыгы җитештерүенең продуктлылыгын, аның рентабельлеген, конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруда мондый семинарларның мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International