Күпфункцияле үзәкнең Тукай филиалы начальнигы Елена Расимбетованы ТР Дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Елена Геннадьевна бу бүләккә ТРда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүгә керткән өлеше өчен лаек булды. Бу бүләкне аңа район башлыгы Фаил Камаев тапшырды.