Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге генпланына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге генпланына үзгәрешләр кертелә. Бу яңадан-яңа бистәләр, торак пунктлар артуга бәйле.

Документны нигезләү материаллары буенча, проектта эре җир массивын Ильичевка поселогы чикләренә кадәр кертү каралган. Ул гомуми мәйданы 23 гектардан артып киткән торак төзелеше мәйданчыгын урнаштыру өчен файдаланылачак. Шулай ук Олы Шилна авылында гомуми мәйданы 1,3 гектарга якын булган блокланган торак төзелеше һәм 1,7 га мәйданда корылмалар төзү планлаштырыла. Нәтиҗәдә, проектланган территориянең гомуми торак фонды якынча 6,032 мең кв.метрга һәм 2,6 мең кв. метрга җитәчәк. Гомумән алганда, генплан авыл җирлекләре чикләрен үзгәртүне күздә тота. 

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International