Юллар йөргәндә сынала

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Үткән атнада, район хакимиятенең кече залында Тукай районы юлларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район һәм республика җитәкчеләре, юл салу-төзекләндерү эшләрен башкаручы, күзәтчелек итүче, куркынычсызлыкны тәэмин итүче оешма-предприятие башлыклары, вәкилләр катнашты. Шулай ук әлеге чарага Борды, Кенәз, Түбән Суыку, Комсомол, Иштирәк авыл җирлеге башлыклары да чакырылган иде.

«Эх, юллар, юллар...»
Көн кадагындагы: «Чаллы шәһәрен урап узучы «М-7» федераль юл төзелешенең Тукай районыны юллары торышына йогынтысы» һәм «Чаллы-Сарман юлларының торышы» дип исемләнгән беренче икәү сорау буенча иң элек «Татавтодор» АҖе директоры Рәфис Хөсәенов чыгыш ясады. 
– Тукай районында без 368 км юлны карап торабыз. Федераль трасса төзелеше белән бәйле рәвештә район юллары мактанырлык хәлдә түгел. Шул сәбәпле, ул юлларны тиешенчә тәрбияләп, карап тору да җиңел түгел. Автомобиль йөртүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен безгә бергәләп эшләргә, чаралар күрергә кирәк, – дип сүз башлады Рәфис Әнис улы. 
Ул чыгышы вакытында таблицалар һәм фотосурәтләр үрнәгендә юлларның никадәр таушалганын һәм ремонт сорауын дәлилләде. «Татавтодор» җәмгыяте директоры сүзләренә караганда, федераль трасса төзелешендә җәмгысы 136 километр озынлыкта булган 10 юл файдаланыла. Алар буенча бетон, асфальт төягән йөк машиналары даими рәвештә хәрәкәт итә. 
– Шул региональ юлларның 88 километры һәм «Чаллы-Зәй-Әлмәт» юнәлешендәге 18 километр юл начар хәлдә, – дип азсызыклады Рәфис Хөсәенов. 
Аның чыгышыннан соң, Чаллы-Борды-Сарман юлы буенча Түбән Суыксу авылы янындагы күпернең төзелеше турында да сүз булды. 
– Ул юлдагы күперне сүтеп ташлаган идек, юлның әлеге өлешендә вакытлы юл да оештырылды. Ләкин, язын бу юлны су юдыру ихтималы бар. Шуңа күрә безне Түбән Суыксу янындагы күпернең, юлның кайчан төзеләчәге кызыксындыра әлбәттә, – дип сүзгә кушылды район башлыгы Фаил Камаев. ТРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин исә әлеге юл әлеше агымдагы елда ремонтланачак дип тынычландырды. 

Юлның сыйфаты аварияләрне киметәме? 
– Магистарль юлларның төзелеше республика өчен кирәкле, мөһим, күңелле әйберләрнең берсе. 2024 елга гына да Татарстанда якынча 400 километр магистраль юллар булдырылу күздә тотыла. Ләкин, юлларның сыйфатлы булуы гына юл-транспорт һәлакәтләрен киметә дип әйтүчеләр белән мин килешмәс идем. Бу хакта мин фактларга, саннарга таянып сөйлим. Әйтик, М-7 трассасында соңгы арада аварияләр тагын артты. Югыйсә, заманында без анда юлны да бүлдек, барьерлар куйдык, куркынычсызлыкны тәэмин итүче барлык тиешле чараларны да күргән идек. Ләкин, аварийләр кимеми. Юлның яхшы булуы машина йөртүчеләрнең тизлек режимын сакламауга да китерә, – дип билгеләп үтте Артем Чукин. 
Аннары, доклад белән ТРсы Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев чыгыш ясады. Ул районда урнашкан региональ юлларның аварияләр еш чыгучы өлешләрен яктыртуны оештыру мәсьәләсе буенча сүз тотты. 
– Бүгенге көндә районда юл хәрәкәте көчле булган, региональ юлларның 27 участогы бар. Юл-транспорт һәлакәте еш чыгучы өлешләрне яктырту мәсьәләсе көн үзәгендә. Беренчел чиратта Әҗмәкәй авыл җирлегендәге Новый поселогы, Кече Шилнә, Ильбухтино, Игенче, Бәтке  һәм башка торак пунктлары арасындагы билгеле бер юл өлешен яктыртуны тәэмин итү мөһим, – диде Шамил Ганиев. 

Утырыш  юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча туган сорауларны бергә, уртага салып хәл итәргә, төрле оешмалар, район, республика җитәкчелеге белән үзара хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк, дигән уртак фикер белән тәмамланды.      
 

Алсу Тимерханова
 Автор фотосы

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International