#КалмиинскаяСБ
#Калмияавылкитапханәсе
#татарчалайфхак
#килентокмачы
Туйның икенче көнендә килен төшкән йортта, ул камыр басып кискән токмачтан аш пешереп, табын җыеп, кунак чакыру гадәте - бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган милли йолаларыбызның берсе. Халыкта "Килен токмачы" яисә "Килен чәе" дип йөртелә торган бу бәйрәмдә дә, әлбәттә, иң әүвәл яшь хуҗабикәнең уңганлыгы сыналган, әмма анда шул ук вакытта киленнең күрше-күлән, туган-тумача белән якыннанрак танышуы да максат ителгән.
Калмия авыл китапханәсендә "Килен токмачы" дигән әдәби кичә үтте.