Ленинград блокадасында бер аягын калдырып кайткан сугыш ветераны Кыям ага Минһаҗевның батырлыгын тагын бер кат искә алу нияте белән , аның кызы ,"Ана даны" медале иясе,Гөлфия апа Махмутовалар гаиләсенә кунакка бардык. Гөлфия апа әтисе турындагы җылы истәлекләр белән уртаклашты.Кыяметдин абый кебек, сугыштан сыңар аяк белән кайткан авылдашларны да сагынып искә төшерде ул. Гармунчы Фатих ага Вәлиев,Фәссах ага Шайхулов, Сәүбән ага Адиев,Мулланур ага Әхмәтгәрәев,Сәгыйр ага Сабиров, Хөсәен ага Нургалиевлар сыңар аяк белән каерып печән чапканнар, абзар тутырып мал- туар асраганнар, бишәр- алтышар балага гомер биреп, аларны тәрбияләп үстергәннәр.Ничек сокланмыйсың да аларның батырлыгына, ничек сагынмыйсың? Колыш авылында сугыш ветераны, уң аягын өздергән укытучы Хөсәен абый һәрчак кыйбатлы түфлиләр сатып ала иде дә уң түфлиен минем әткәйгә бирә иде ,дип сөйли Гөлфия апа. Шулай итеп, аралашып, ярдәмләшеп яшәгәннәр безнең каһарман бабайлар.Урыннары оҗмахта булсын, бу язмабыз алар рухына дога булып барсын
