Татарстан поселогында яшәүче Зыятдинова Равилә Нигъмәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 2023 елның 27 гыйнварында хезмәт ветераны Зыятдинова Равилә нигъмәт кызына 90 яшь тулды. Бу көнне аны Тукай муниципаль районы ветераннар(инвалидлар) советының иҗтимагый оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева, Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфәтыйх улы Камалов, авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады.Юбиләргә истәлекле бүләк тапшырдылар һәм аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык һәм иминлек теләделәр!