Көрәш федерациясе кубогына ярышлар узды

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

«Алга» спорт комплексында Тукай районы Көрәш федерациясе кубогына ярышлар узды, анда Тукай, Мамадыш, Сарман, Минзәлә, Менделеевск, Актаныш, Яр Чаллы шәһәрләреннән 150дән артык көрәшче катнашты.

Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Фаил Камаев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Профит" генераль директоры Марсель Мингалимов сәламләде. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Тукай районы командасы алды, икенче урынны - Яр Чаллы шәһәре, Мамадыш районы өченче урынны алды.

Чыганак:"Якты юл"газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International