Әнисә Хаматвәли кызын 90 яше белән котладылар

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Рухи яктан көчле кешеләр катлаулы сынауларны, сынмыйча- сыгылмыйча, җиңеп чыга.   Тукай районы Бордыбаш авылында гомер итүче,31 гыйнварында үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән  Әнисә Хаматвәли кызы    Шәкүровада шундыйлардан.

 Бу көнне аны Тукай муниципаль районы ветераннар(инвалидлар) советының иҗтимагый оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева, Борды авыл җирлеге башлыгы Абдулманова Роза Николаена котлады. Кунаклар аны туган көне белән котлап, истәлекле бүләк тапшырдылар һәм аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык һәм иминлек теләделәр!

Шулай ук котлау мәҗлесендә катнашучы балалары,туганнары, тирә куршеләре юбиләргә иң изге теләкләрен ирештерделәр. Әнисә Вәли кызы гомере буе Тукай районы "Чулпан" совхозында мал табибы булып эшләп,күп кенә бүләкләргә лаек булган кеше. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерә,югалтулар да куп кичерә. Әнисә Вәлиевнаның бүгенге көндә 8 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар,авыр, ач балачак, физик хезмәт бирелүгә карамастан, ул якты кеше булып кала. Күзләрендә тере ут янучы  бу хатын-кызга 90 яшь тулганына ышану кыен. Ул бүген дә шат, күңелле кеше,авыл халкының,балаларының хөрмәтен тыеп яши, гомер бәйрәме белән котлап,аңа бәрәкәтле имин тормыш,җан  тынычлыгы ,бәхетле картлык телибез.

.

 

Авыл җирлебе башлыгы Роза Николаевнаның Рәхмәт хатын тәкъдим итәбез

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International