"Какшамас Сталинград!»дигән батырдык дәресе узды

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2023 елның 1 февралендә, "Патриот" хәрби дан музеенда Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Лебёдушка"  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән Хәрби дан көненә – Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләренең Совет гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителүенә (1943 ел) багышланган «Какшамас Сталинград!" дигән Батырлык дәресе уздырды.

Балаларга Сталинград сугышчыларының батырлыклары турында сөйләделәр. «Сталинград сугышы» презентациясен һәм ул вакыйгаларның документаль елъязмасын күрсәттеләр.

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар ,һәйкәлгә чәчәкләр салдылар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International