Тукай районы спортчысы Россия беренчелегендә катнашу өчен ТР җыелма командасы составына керде

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе
  • 28-29 гыйнвар көннәрендә НКазанда  пневматик винтовкадан биатлон буенча ТРның атказанган спорт мастеры, биатлон буенча олимпия чемпионы, Яшел Үзән районыннан Ринат Сафин истәлегенә багышланган Татарстан Беренчелеге булып узды.Ярышларда Тукай районы командадасы да чыгыш ясады.
      Индивидуаль ярыш дисциплинада 1нче урынны Вәлиуллина Ләйлә алды, иң яхшы ату һәм яхшы адым күрсәтте. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Тукай районы спортчысы Россия беренчелегендә катнашу өчен ТР җыелма командасы составына керде.
    Шулай ук 10 иң көчлелә исәбенә Тукай районыннан Ризатдинов Иршат, Сәгъдиева Ралина, Сабирова Камилә, Мәүлиев Данис, Харисов Данияр, Абдуллин Ренат керде.
    2022 елның җәендә Яңа поселогында биатлон стадионы төзү нәтиҗәсендә район балаларының республика һәм Россия дәрәҗәсендәге ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде.
     
     

  •  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International