Тукай муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фонды район әһәмиятендәге чара -2022 ел нәтиҗәләренә багышланган алдынгылар слетын үткәрүдә кулдан килгәнчә ярдәм иткән хәйриячеләргә - чын күңелдән рәхмәт белдерә.
Гадәттәгечә чараны үткәрүдә " КАМАЗ"ГАҖ катнашты. Акционерлык җәмгыяте тарафыннан 300 мең сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәтелде. Хәйриячеләр күрсәткән финанс ярдәме белән тантана бәйрәм, матур һәм эчтәлекле узды .