8 февральдә Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Бу көнне Чаллының 16 гаиләсе ана капиталына ия булды.Гаиләләргә сертификатларны ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равил Зарипова, үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов һәм Яр Чаллы шәһәренең социаль фонды җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев тапшырды .
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Чаллыда 56 меңнән артык сертификат бирелгән. Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылган, ягъни сертификатка хокук бирүче бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчаларын вакыт белән куллану чикләнмәгән.