Калмаш авыл китапханәсендә җирлегебездән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаилә әгьзалары белән " Түгәрәк өстәл" артында җылы очрашу үткәрдек. Очрашуга махсус операциядәге ир- егетләребезнең әбиләре, әти-әниләре, тормыш иптәшләре һәм Калмаш авыл башлыгы Шавалиев Фирдинат Васыйл улы, ветераннар Советы рәисе Рәзинә апа Магьсүмова,Калмаш авылы оешма җитәкчеләре, мәчет әһелләре чакырылды. Очрашу бик җылы даирәдә үтте. Әниләребез, әбиләребез улларының мәктәптә укыган чорын, яшьлеген, солдат елларын искә төшерделәр һәм бүгенге көндә махсус операция кысаларында өлешчә мобилизациядә катнашучыларның яшәеше, хезмәте, егетләребезнең хәбәрләре белән уртаклаштылар. Улларын, тормыш иптәшләрен зарыгып көткән әти-әниләребезгә багышлап, авылыбызның үзешчәне Ракия Ибрагимова йөрәк түреннән чыккан моңлы җырларын башкарды. Кичәгә килгән барлык кунаклар да, егетләребезгә саулык- сәламәтлек, исән- имин килеш үз гаиләләренә кайтуларын һәм гаилә әгьзаларына ныклы сабырлык, илләребезгә тынычлык теләп дога кылдык,дип яза авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Рәзинә ханым