Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Әти әзер – әти булдыра а» республика онлайн акциясе старт алды, моның өчен видеоролик яздырырга кирә,ул турни́кта бала һәм әтинең тартылу күренеше булырга тиеш.
Видео таләпләр:
- видеоролик конкурс шартларының үтәлешен үз эченә алырга һәм гомуми озынлыгы 1 минуттан артмаска тиеш;
- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш;
- видеоролик тулы булырга тиеш, монтажламыйча.
Конкурска йомгак ясау шартлары: Республика этабында һәр районнан бер видеоролик карала.
Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнәләр:
Бер җиңүче-ВКонтакте социаль челтәрендә иң ошаган видеоролика лайклар куелу саны;
1 минут эчендә иң күп әти тартылучы әти ( Бер җиңүче билгеләнелә);
Генератор ярдәмендә бер җиңүче билгеләү (муниципаль районның номеры алфавит тәртибе нигезендә билгеләнәчәк)
Җиңүче командалар дипломнар, ГТО символикасы төшерелгән сувенир продукция алачаклар.
Видеороликлар 17нче февральгә чаклы түбәндәге электрон почтага җибәрелә ilnur.G@tatar.ru.