Фәүзия Габдрахман кызы Сәлимова үзенең туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

3 нче февраль көнне Тукай районы Боерган авылы җирлегенә караган   Таулар авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәүзия Габдрахман кызы Сәлимова үзенең туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
–Хөрмәтле Фәүзия апа, авыр сугыш елларында тылда үз-үзегезне аямыйча тырышып эшләвегез, колхозда куйган авыр хезмәтләрегез өчен без сезгә рәхмәт әйтергә килдек,- дип сүзен башлады очрашуга килгән Тукай муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев. Ул шулкадәр җылы , ягымлы һәм матур итеп , Фәүзия апага ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш теләде. Балалары,оныклары турында сорашып, Рәсәй Президентының шәхси котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авылның һәр кешесенә хөрмәт белән карап, ихлас күңелдән аралаша торган Боерган авылы җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакова да изге теләкләрен юллады,истәлекле бүләкләр дә алып килгән.Фәүзия апаның яныннан бер минутка да китмичә, һәчак хәлен белешеп, карап тәрбияләп торган балалары, күршеләре , Таулар авылы клуб мөдире Илүзә Гыйлметдиноваларның ихлас теләкләре бәйрәмебезгә ямь өстәде.Фәүзия апаның һәрчак хәлен белеп, кирәкле дарулар белән тәэмин итеп торучы, тәннәрен дә җаннарын да дәвалаучы авыл фельдшеры Нурсания Мифтахованың игелекле гамәлләренә сокланабыз.Бүгенге көндә сәламәтлеге начар булган, ярдәмгә мохтаҗ Фәүзия апаның һәм балаларының Нурсания ханымга рәхмәтләре чиксез. Ана даны медале иясе, тыл ветераны Фәүзия апа, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәткән, аларның игелекле хезмәтләрен онытмаган җитәкчеләребезгә олы рәхмәтләрен дә җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International