Республиканың "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы игълан иткән "Татарның мамык мендәрләре " бәйгесендә катнашучы Тукай районы Боерган авылыннан - Гөлфия ханым Әһлиева. Ул- Россиянең мәгариф отличнигы, "Күңелемдә җәй әле" китабы авторы, 45 елдан артык балаларга белем һәм тәрбия биргән, авылдашларны зурлап "Татарстан яшьләре", "Якты юл" газеталарында йөзләрчә мәкалә язып бастырган , "Тукай районы күренекле шәхесләре " китабында лаеклы үз урынын алган, китапханә каршында оештырылган "Яран гөл" шөгыль клубы җитәкчесе .Аның һәрчак бәйрәмнәрдә катнашып үз шигырьләрен сәнгатьле итеп укуын, авыл халкын зурлап язылган язмаларыннан өзекләр китереп сөйләвен бик яратып тыңлыйбыз. Авылда уздырылган һәр чарада катнашып, гаҗәеп кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим итеп, матур чыгышлары белән бәйрәмнәребезне ямьләгән Гөлфия ханымга безнең рәхмәтебез чиксез. Гөлфия Әһлиева үзенең кул эшләре: суккан паласлар, сөлгеләр,ясаган картиналары, теккән калфаклары янәшәсендә фотога төште. Өстендә үзе теккән күлмәк һәм чиккән алъяпкычы,дип яза Тукай районыБоерган авылы ветераннар оешмасы җитәкчесе Флүзә Сәлимова