"Әдәби марафон" җиңүчесе Флүзә Сәлимова

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

#Биюрганскаябиблиотека#Әдәбимарафон
Яңа елны мин XXII Дөньякүләм #Әдәбимарафон белән башлап җибәрдем. Гомерем буе китап укырга яраттым, шуңа күрә бу марафонда 2017 нче елдан бирле катнашам.
Бу юлы "Әдәби Чаллы" исемле китапны укучыларга тәкъдим иттем.Бу җыентыкта Чаллы төбәге язучыларының биографияләре, төп басма китаплары исемлеге, иҗат үрнәкләре бирелгән.
 Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар,дип яза Боерган авылы китапханә мөдире Флүзә Сәлимова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International