"Чиста һәйкәл" патриотик акция

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Совет гаскәрләрен Әфганстан территориясеннән чыгаруның 34 еллыгы(Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне алдынна) , 2023 елның 11 февралендә Княз авыл җирлегендә «Чиста һәйкәл»патриотик акциясе үткәрелде.

Акциянең максаты - һәйкәл территориясен чистарту, Әфган, Чечен сугышларында күрсәтелгән сугыш хәрәкәтләре ветераннарының батырлыгы өчен патриотик хисләр һәм горурлык тәрбияләү.

Акциядә сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, волонтерлар катнашты. Иреклеләр һәйкәлне һәм аның янәшәсендәге территорияне кардан чистарттылар, балаларыбызның батырлыклары өчен дәрт һәм горурлык белән эшләделәр дип яза мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International