Районда массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга тарту, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту максатыннан, 10 февральдә районның барлык авыл җирлекләрендә һәм 2023 елның 11 февралендә Яңа бистәдә иң көчле спортчылар катнашында «Татарстан чаңгы юлы – 2023»массакүләм чаңгы ярышлары узды.
Әлеге спорт бәйрәме бик күп катнашучыларны-балаларны, оешма, предприятие вәкилләрен, актив ял итәргә яратучыларны җыйды. Ярышларда барлыгы 3567 кеше старт алды. Яшь буенча катнашучылар 1000, 2000, 3000 метрга йөгерделәр. 
