Бу шимбә көнне бөтен ил буенча «Россия чаңгы юллары»ярышлары узды. Бу инде чаңгы спортының 41 нче Бөтенроссия бәйрәме. Ул безнең районда да якты һәм рухланып үтте. Унынчы февральдә массакүләм йөгерешләрне барлык авыл җирлекләрендә үткәрделәр, ә икенче көнне иң яхшылар Яңа бистәдә чаңгы ярышларында көч сынашты.