2023 ел-Россиядә "Укытучылар һәм остазлар" елы дип билгеләнде. Шул уңайдан ,Калмия авыл китапханәсендә Калмия авылында яшәп иҗат итүче, ике китап авторы, укытучы-мөгаллимә,хезмәт ветераны, Рәшит Гәрәй премиясе лауреаты Зөләйха Закирова белән әдәби-музыкаль очрашу үтте.
