Патриотик тәрбия бирү максатыннан ,2023 елның 15 февралендә Яңа бистәдә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көненә багышланган кышкы полиотлон буенча район Беренчелеге узды. Ярышларда районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән 69 кешедән торган 16 команда катнашты.
Катнашучылар ГТО зачетына кергән түбәндәге спорт төрләре буенча ярыштылар:
* егетләр: 3 км чаңгы ярышлары, барда тартылу, пневматик винтовкадан ату;
*кызлар: 3 км чаңгыда узышу, аркага ятып гәүдәне күтәрү«пресс» , пневматик винтовкадан ату.
Шәхси зачетта урыннар түбәндәгечә бүленде:
Егетләр арасында:
1 урын-Гыйльметдинов Ислам, Иске Абдул мәктәбе,
2 урын-Зарипов Рушан, Иске Абдул мәктәбе,
3 урын – Михайлов Владислав, Мәләкәс мәктәбе.
Кызлар арасында:
1 урын - Вәлиуллина Ләйлә, Яңа поселогы мәктәбе,
2 урын-Әхтәмова Лилия, Иске Абдул мәктәбе,
3 урын-Шаһивәлиева Диана, Кече Шилна мәктәбе.
Команда нәтиҗәләре:
1 урын – Иске Абдул урта мәктәбе,
2 урын-Яңа поселогы урта мәктәбе,
3 урын-Мәләкәс урта мәктәбе.