15 февраль - татар халкының каһарман улы, патриот - шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне. Шушы уңайдан, Иштирәк авыл китапханәсендә "Җәлилне укыйбыз" дип исемләнгән сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсы үткәрелде. Бәйгедә 11 бала катнашты. Мәктәп укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә башкардылар.
