"Татар уллары" мәдәният атналыгы марафоны кысаларында

2023 елның 17 феврале, җомга

#Калмияавылкитапханәсе
#ТатарУллары2023
#ТатарулларыТукай
#ИлһамШакиров
Бөтендөнья татар конгрессы Муса Җәлил һәм Илһам Шакировка багышланган "Татар уллары" мәдәният атналыгы марафонына, Калмия авыл китапханәсе кушыла.
Бүген ,15 февраль көнне,җырчы, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның тууына 86 ел. Шул уңайдан анда укучылар өчен"Татар уллары" дигән әңгәмә узды .
Илһам Шакиров турында. Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң ул Татар дәүләт филармониясе солисты-вокалисты була. Җырчыны “татар сандугачы” һәм “татар сәхнәсенең алтын тавышы” дип атап йөртәләр. «Хуш авылым», «Сандугач», «Өченче көн тоташ кар ява», «Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем», «Син сазыңны уйнадын» кебек җырлары бөтен халык мәхәббәтен яулый. Ул фольклор җырларын гына түгел, классик арияләр һәм романслар, татар композиторларының әсәрләрен дә башкарган.
Илһам Шакиров 2019 елның 16 гыйнварында вафат булды. Ул Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде. Җырчының туган ягы – Тукай районының Яңа Бүләк авылында аңа һәйкәл ачылды. Казанда аның исеме белән проспект аталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International