"21 нче февраль- Халыкара туган тел көне" уңаеннан, Тукай районы Боерган авылының "Акчарлак" мәдәни ял үзәгендә , 21 нче февраль , 11:00 сәгатьтә, укытучы- профессор Әнвәр ШӘРИПОВ иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Катнашалар- язучы, "Идел- Урал" хәйрия фонды җитәкчесе, "Алтын йөрәкле кеше", "Татарстан Республикасы хәйриячесе" дигән мактаулы исемнәр иясе- Ракит Әбделмәнов, танылган җырчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипова, Россиянең спорт остасы , гармунчы Рафик Ибраһимов.