Боерган авылында Мигъраҗ кичәсе узды.

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

 
17 нчы февраль көнне (2023 елда) кояш бату белән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) җиде кат күккә ашуы белән бәйле булган Мигъраҗ кичәсе билгеләп үтелә. Шул уңайдан , авылыбызның имам- хатибы - Рәшит Мөхәммәтшинның хәер- фатихасы белән мәчеткә Мигъраҗ кичәсе уздырырга җыелдык. Кичәбезнең махсус кунаклары- "Ак мәчет" мәдрәсәсе җитәкчесе Рөстәм хәзрәт, Тукай районы имам мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас. Кунаклар арасында күп кенә дин әһелләре дә бар иде. Калмиядан килгән кунакларыбыз, авыл хатын-кызлары да актив катнаштылар.Татарстан Республикасының рәссамнәр берлеге члены Хәния ханым Гәрәева мәчеткә үзенең иң матур картиналарын бүләк итеп алып килгән.Иң башлап чарада катнашучы дин әһелләребез ахшам намазы укыдылар, аннан соң Рөстәм хәзрәтнең үтемле, тәрбияви вәгазе тыңланды. Мәчетнең имам хатибы Рәшит ага Мөхәмммәтшин үз чыгышында, халык ярдәме белән, әле генә сафка баскан мәчет янкормасына булышкан кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, бигрәк тә акча җыешкан Рәшидә һәм Гайнелхәмәт Хаҗиевларның тырыш, гадел булулары, аларга халыкның ышанычы зур булуын әйтеп узды. Чыннан да, мәчетнең янкормасы дини бәйрәмнәр, мәҗлесләр уздыру өчен шулкадәр уңайлы итеп эшләнгән: күз явын алырлык яктылык, чисталык, ялт итеп торган стеналар, аш бүлмәләре- һәммәсе дә халык өчен! Ялтырап торган краннардан җылы- салкын сулары агып тора, ялт иткән газ плитәсендә ашын- бәлешен пешереп була . Авыл халкына шундый зур бүләк ясаган, төзелешне башлау тәкъдиме белән чыккан , материаллар юллап, төзүчеләр белән сөйләшеп, барлык эшнең башында торган Рәшит абый Мөхәммәтшинга, һәрчак булышып, матди ярдәм күрсәтеп торган район советы депутаты Әлфир Муллануровичка, чын күңелдән үз өлешләрен керткән барлык авылдашларга халык бик рәхмәтле! Май кебек җып- җылы идәннәрдән ап- ак наскилар белән генә атлап йөреп, өр- яңа өстәлләргә утырып, затлы чынаяклардан үзебез алып килгән тәмле күчтәнәчләр белән, аралашып тәмләп чәй эчтек.Кичәбез ястү намазы белән тәмамланды. Ветераннар советы җитәкчесе Флүзә Сәлимова.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International