Таулар егете истәлегенә "хәтер- хөрмәт" тактасы куелды.

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе


18 нче февраль көнне Боерган авылы җирлегенә караган Таулар авылында "Әфган кайтавазы" дип исемләнгән зур чара узды. Әфган сугышы тәмамланганга 34 ел узса да, аның кайтавазы бүген дә йөрәкләрне әрнетә. Еллар узган саен, шомлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да “Әфганстан” сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата .Бу кичә Ерак Әфган җирендә сугыш афәтләреннән исән имин туган якларына әйләнеп кайтып, сугышта алган яралары сәбәпле, арабыздан вакытсыз киткән якташыбыз- "Батырлык өчен " медале белән бүләкләнгән батыр егет Сәлимов Рәиф Мәсгут улын искә алу һәм аның истәлегенә хәтер тактасы кую максатыннан оештырылды .
Бәйрәмебездә Чаллы шәһәре һәм Тукай , Зәй, Актаныш районнарыннан килгән әфган сугышы ветераннары, район советы депутаты Әлфир Мулланур улы, районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Фаяз кызы, “Гиндукуш”хәрби дан музее җитәкчесе Резеда Равис кызы , авылдашлар, күрше авыллардан килгән кунаклар катнаштылар.Иң беренче сүзне Боерган авылы җирлеге башлыгы Гөлүзә Гаязовна алды. Ул үзенең чыгышында , бүгенге көндә вафат булган Әфган сугышы ветераны, Таулар авылы егете Салимов Раиф Мәсгут улы һәм аның гаиләсе хакында иң җылы сүзләрен әйтте, изге теләкләрен җиткерде. -"Рәиф абый яшәгән йортка куелачак " хәтер- хөрмәт тактасы" монда яшәгән батыр егет турында барлык кешегә искәртеп торачак, балалары, оныклары, гаиләсе һәм авылдашлар, якыннар өчен кадерле истәлек булсын",-диде.
Рәиф Салимов 1963 нче елның 28 нче октябрендә Таулар авылында Фәүзия апа белән Мәсгуть абый гаиләсендә дөньяга килә.1979 нчы елда Боерган урта мәктәбенең сигез классын тәмамлап, 1979-1982 нче елларда Минзәлә шәһәренең һөнәри техник училищесында эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. 1982 елның 10 маенда Армия сафларына алына. Язмышы аны Әфган сугышы белән бәйли. Анда ул күзәтчелек бүлегендэ командир була, яраланып госпитальгә эләгә.
Армия хезмәтен тәмамлап,
1984 елның 10 маенда исән-имин туган якларга әйләнеп кайта.
1983 елның 4 апрелендә “Медаль за Отвагу” медале белән бүләкләнә.
Чаллы шәһәрендә яшәде, туган авылында бик матур итеп йорт җиткерде.Хатыны Гөлфия белән 2 бала тәрбияләп үстерделәр, 2 оныклары үсеп килә.Яшисе дә яшисе генә иде, әмма сугыш юлы узган батырның сәламәтлеге какшаган булган шул, бик вакытсыз арабыздан китте, үзеннән соң якты истәлеге, гармун моңнары, җырлары калды. Кешенең гомере ничек чикләнгән икәнен беркем дә әйтә алмый. Әфганстанда хезмәт итеп, исан-сау әйләнеп кайткан ,"Батырлык өчен " медале белән бүләкләнгән батыр якташыбыз Салимов Рәиф Мәсгут улы мәңгелек йортта. Урыны җомахта булсын.Бәйрәмдә Рәифне искә алып килгән әфганчы егетләребез, авылдашлар , Рәифнең туганнары , авылның имам - хатибы Габделхак Нәбиуллинның чыгышлары бик тәэсирле булды.Мәдәният йортында башланган тантаналы искә алу чарасы батырның йорты янында дәвам итте. Хәтер- хөрмәт тактасын ачуны улы Фәрит башкарды.Чара ахырында авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Гаяз кызы җитәкчелегендә әфганчы егетләр зиратка барып дога кылдылар, чәчәкләр салып, бер минут тынлык белән Рәиф Мәсгут улын искә алдылар. Рәифнең гаиләсе, туганнары. балалары бу мөһим чараны оештырган барлык кешеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. Китапханә мөдире, ветераннар оешмасы җитәкчесе Флүзә Сәлимова.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International