17 февральдә Иштирәк авыл китапханәсендә "Әфган сугышы кайтавазы" исемле кичә узды. Чарага Әфганстандагы "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Хәйруллин Салават Алмаз улы һәм мәктәп укучылары чакырылган иде.
Видео аша балалар Әфган сугышының төп вакыйгалары турында белделәр. Җыелучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Салават Алмаз улы балаларга Әфганстан һәм сугыштагы тормыш, командирлар һәм хезмәттәшләр, авыр сугышлар турында сөйләде. Укучылар ул еллардагы вакыйгалар турындагы хикәяләрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Якташыбыз истәлекләренә беркем дә битараф калмады.