Биклән авылында махсус операциядэ катнашучы егетләребезне хөрмәтләп чара узды

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Биклән авылында  Ватанны саклаучыларыбыз, кайнар нокталарда ( Афган, Чечня) хезмәт итеп кайткан, хәзерге вакытта Махсус операциядэ катнашучы егетләребезне хөрмәтләп, якташ, авылдаш егетләребез исэн-сау якыннары янына тизрэк кайтуларын теләп, гаиләләренә сабырлыклар теләп авылыбыз мәчетендә Коръән мэжлесе уздырдык. Бу чараны  авылыбызнын имам хатибы Мөдәфис хәзрәт, авыл җирлеге, авылның инициатив группасы активистлары берләшеп оештырды.
  Мөдәфис хәзрәт Коръән сурәлэре, аятьләр укып, дөньяларыбыз тынычланып, егетлэребез исэн-сау кайтуын телэп дога кылганнан сон, мәжлес чәй өстәле артында дәвам итте.
  Бу мәжлескә блиндаж шәмнәре ясаучылар, шулай ук маскировка ятьмәләре өчен чимал әзерләудә актив катнашкан авылдашларыбыз да чакырылды.
  Аллах йортында уткэргэн мондый чаралар, бу борчулы заманда кунеллэребезгэ бераз булса да тынычлык бирэ,дип язалар ветераннар советыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International