Мәгъсүмова Рәзинә Шәмис кызына « Татарстан Республикасының сәламәтлек саклауның мактаулы ветераны» медале тапшырылды.

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Кичә Тукай район хастаханәсенең актлар залында Тукай районының Калмаш фельдшер-акушерлык пунктында 37 ел мөдир булып эшләгән Мәгъсүмова Рәзинә Шәмис кызына « Татарстан Республикасының сәламәтлек саклауның мактаулы ветераны» медале тапшырылды. Бәйрәмдә Тукай районы башлыгы урынбасары Закиров Рөстәм Илдус улы , Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Николаев Александр Николаевич, Тукай район хастаханәсе баш табибы Потеев Мансур Али улы, район хастаханәсе хезмәткәрләре катнашты.

Күпьеллык нәтиҗәле эшенә һәм лаеклы ялда булуга карамастан ,Рәзинә Шәмис кызы хәзерге вакытта халыкка хезмәт итә,Калмаш авыл җирлеге ветераннар (инвалидлар) оешмасы рәисе булып тора. Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International