2023 елның 7 мартында Княз авыл мәдәният йортында Хатын-кызларыбызга багышланган бәйрәм концерты узды. Аавыл җирлеге башлыгы Фәндус Мөхәммәтфатыйх улы Камалов залда җыелган халыкка котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Шулай ук,бәйрәмдә катнашучы барлык хатын-кызларны да авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова котлады.