Шулай ук, күп еллык тырыш хезмәте, һөнәри осталыгы, районның сәламәтлек саклау системасына үзеннән зур өлеш керткән кардиолог, функциональ диагностика табибы Альбина Гыймаева да Тукай районы башлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Моннан кала, район дәваханәсенең Мактау грамотасы белән оториноларинголог кабинеты шәфкать туташы Ангелина Мамелина, гинекология бүлеге хезмәткәре Рәсилә Закирова бүләкләнд