"Угыз коймагы"- шатлык уртаклашу йоласы уздырдык.

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

"Угыз коймагы"- шатлык уртаклашу йоласы уздырдык.
 Татарстан Рәисе 2023 елны милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте .Соңгы елларда хөкүмәтебез тарафыннан халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады . Борынгы йола-бәйрәмнәрне ,гореф-гадәтләрне барлау һәм яңарту - китапханәләрнең, ветераннар оешмаларының төп максаты дип әйтсәк тә урынлы. Татар халкы борын-борыннан үзенең кунакчыллыгы белән дан тота, шуңа күрә хәзерге авылларда сакланган шатлык уртаклашу- угыз коймагы пешерү йоласын яңартырга уйладык. Элек-электән авыл халкы сыер бозаулагач, угыз сөтеннән коймак пешергән. Коймакка туган-тумачаларны, күрше-күләнне дәшкәннәр. Вәгазьләр сөйләгәннәр, мөнәҗәтләр әйткәннәр, борынгы уеннардан йөзек салышлы уйнаганнар. Бәйрәм бик матур булып үткән.
Сыер бозаулавы — олы бәйрәм
Авыл кешесе өчен.
Аны көтеп, саклап алган хуҗа
Яшерми сөенечен.
Тиз арада савып алган угыз,
Коймак булып пешәчәк.
Күрше-тирә — карты, бала-чага
Сыйланып чәй эчәчәк.
Тел йотарлык угыз күмәчен дә
Хуҗабикә пешерә.
Бик бәхетле шушы мизгелләрне
Саг(ы)нып искә төшерәм. (Х.Нәкыя)
Районның Яңа Байлар авылында , алдынгы савымчы Тәгъзимә апаның гаҗәеп матур йортында, борынгы күркәм йолаларыбызның берсе "Угыз коймагы" бәйрәме булып узды. Без дә - Боерган уңганнары, шушы йоланы яңартып , күчтәнәчләребезне төяп, җыелышып кунакка килеп төштек. Алдан ук районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе "Угыз коймагы"йоласына киләсе кунакларга өчен, 1 чиләк угыз сөтен хәстәрләп, авыл уңганы Илгизә апа белән угызның яртысыннан эремчек ясап, угыз тәкәсе, төплекәйләр пешереп, кызыл эремчек(корт) ясап куйганнар. Алар коймак камырына кичтән үк баш ясап, иртәнге якта эремчекне дә кушып камыр әзерләгәннәр.Иң башта, калган сөттән Илгизә апа эремчек эретеп күрсәтте, ә Рәсимә ханым иң күңелле мизгел- коймакларны пешерү өчен мичкә ягып җибәрде .Табага коймак камырларын вак кына итеп салып, Фәйрүзә һәм Илгизә ханымнар мичтә коймак пешерделәр. Телне йотарлык, тәмле коймакларны барыбыз да авыз иттек.Бәйрәмебезгә Дан Ордены бүләге иясе , алдынгы савымчы Әлфия апа да чакырулы иде. Күзкәй китапханәсе мөдире Тәнзилә ханым горурланып аның турында сөйләде.Йорт хуҗасы Тәгъзимә апа да, күршеләре Фәйрүзә апа да гомер буе фермада сыер сауганнар.Фәйрүзә Фаязовна да авылда калып, 4 ел савымчы булып эшләве, ул апаларның аны эшкә өйрәтүләре хакында кызыклы итеп сөйләде. Колыш авылынан - Гөлсәрия апа Сәхәбиева, Боерган егете- Сәетнур Мөхәмәтшиннарның тирән эчтәлектәге шигырләрне яттан сөйләүләре бәйрәмгә ямь өстәде.Таулар авылыннан,укытучы-шагыйрә Фәйрүзә апа Габидуллина, врач- педиатр булып эшләп лаеклы ялга чыккан Маһинур апа Сәхәбиева, Таулар клубы мөдире Илүзә Гыйлметдиноваларның чыгышлары нур өстенә нур булды. Милли киемнәр кигән Күзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре тәмле тел белән кунакларны сыйлап, күңелләрен күрделәр.Кичә ахырында, йорт хуҗасы Тәгзимә апа , илләргә иминлек, йорт- җирләребезгә бәрәкәт, тәннәребезгә сәламәтлек теләп,рәхмәт сүзләрен тезеп- тезеп әйтеп, барлык кунакларга да угыз эремчеге, коймакларны күчтәнәч итеп төйнәп җибәрде. Бәйрәм һәркайсыбызның өендә дәвам итте.Кыскасы, бәйрәмебез бик матур узды: рәхәтләнеп аралаштык, истәлекләрне яңарттык.
Бәйрәмне оештырган районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасына,аның җитәкчесе Фәйрүзә Фаяз кызына, барлык катнашучыларга олы рәхмәтләребезне юллыйбыз. Әлбәттә ,халкыбызның борынгы гореф - гадәтләре, милли бәйрәмнәре аша балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү , йолаларыбызны барлап,яңа төсмерләр биреп,балалар- оныкларыбызга тапшыру- безнең бурыч.
Боерган китапханәсе мөдире,башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Флүзә Сәлимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International