#Яхшы бакча бөтенроссия социаль проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзалары Татарстан Республикасы халкын – галимнәрне, агрономнарны, педагогларны һәм социаль хезмәткәрләрне, шулай ук бакчачыларны – «Добрый огород» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыра. Акция кысаларында социаль агроволонтерлык проектларын гамәлгә ашыруга мини-грантлар конкурсы һәм киңәшләр һәм хисаплар конкурсы үткәрелә.

Социаль агроволонтерлык проектларын гамәлгә ашыруга мини-грантлар конкурсы

Ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә йорт яны һәм бакча участокларын нәтиҗәле файдалануны тәэмин итүгә юнәлдерелгән социаль проектлар авторлары үз идеяләрен тормышка ашыру өчен мини-грантлар ала алачак. Быелның беренче агымында катнашу өчен гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурс турында нигезләмә сылтама буенча урнаштырылган: https://dobro-ogorod.ru/grant-1.

Киңәшләр һәм хисаплар конкурсы

1 майга кадәр бакчачылар өчен иң яхшы файдалы киңәшләр, шулай ук агроволонтер проектларын гамәлгә ашыру турындагы хисаплар авторлары арасында конкурс дәвам итә. Конкурсның гомуми приз фонды 100 000 сум, аралык нәтиҗәләр ике айга бер тапкыр ясала.

Конкурс турында нигезләмә сылтама буенча урнаштырылган: https://dobro-ogorod.ru/KONKURS.

Конкурс номинацияләре:

- Волонтер-агрономнар: ярдәмчеләрнең фотоотчетлары;

- Волонтер-агрономнар: ярдәмчеләрнең видеоотчетлары;

- Социаль хезмәткәрләр: фотоотчетлар;

- Социаль хезмәткәрләр: видеоотчетлар;

- Файдалы киңәшләр: сезнең видеоагроном;

- Файдалы киңәшләр: бакчачы язмалары.

#Добрый город проектын гамәлгә ашыруга www.dobro-ogorod.ru сайтында һәм социаль челтәрләрдәге төркемдә (https://vk.com/good_garden) кушылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International