Хөрмәтле районыбызның торак-коммуналь хужалык хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас йөрәктән тәбрик итәм!
Хезмәтегез авыр, җаваплы, Сез тәүлекнең һәр вакытында ярдәмгә килергә әзер торасыз, халыкка хезмәт күрсәтүдә куйган тырышлыгыгыз бәяләп бетергесез. Сезнең үз хезмәтегезне яратуыгыз, эшегезнең чын осталары булуыгыз Тукай районында торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү югары сыйфатлы икәнен һәрдаим раслап килә. Сез тормышыбызда сулар һава кебек кирәк, халыкның көнкүрешендә уңайлы шартлар тудыруда мөһим рольне уйныйсыз.
Хөрмәтле Тукай районы торак-коммуналь хужалыклар хезмәткәрләре, бәйрәмегездә ихлас теләкләрне кабул итеп алыгыз. Гаиләләрегезгә иминлек, муллык, үзегезгә сәламәтлек телим, эшегездә зур уңышларга ирешегез!
Фаил Камаев, Тукай муниципаль районы башлыгы