Балалар Халыкара урман көнендә үз белемнәрен сынадылар

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

21 мартта Кнәз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән Халыкара урман көненә багышланган «Урман могҗизалар белән тулы» викторинасын үткәрделәр.

Викторинада балалар төрле сорауларга җавап бирделәр: дөньядагы иң биек агач, иң борыңгы агач, иң киң таралган яфраклы агач, А4 форматындагы бер кәгазь битен җитештерү өчен күпме агач кирәк, кайсы урманда бөгелгән наратлар үсә, бер агач һәм башкалар елына ничә кубометр кислород җитештерә. Викторинада актив катнашучылар бүләккә лаек булды.

                         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International