Яңа поселогында үткән бәйрәм чарасында һәнәр ияләрен район башлыгы Фаил Камаев тәбрикләде.
– Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар, мәдәнияткә катнашы булучылар! Сезне һәммәгезне дә шушы күркәм бәйрәм белән тәбрик итәм. Халыкка мәдәни тәрбия бирүче, гүзәллек дөньясын танытып, аны күрә белергә өйрәтүчеләр буларак, сезнең район тормышы өчен әһәмиятегез зур. Районыбызда узучы бер генә чара да сездән башка үтә алмый. Шуңа күрә, бүген сезне бар Тукай районы халкы исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, гаилә бәхете, исәнлек-саулык, яңа иҗади үрләргә ирешүегезне телим! – дип, Фаил Мисбах улы бәйрәмне матур теләкләр белән ачып җибәрде.
Аның котлау сүзләренә шулай ук районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Юлия Рыбакова да кушылды:
– Сәхнәдә тамашачы карган һәр күренеш, һәр концерт номеры ул безнең күп вакытта күзгә күренмәс эшебез нәтиҗәсе. Менә бүген дә, үз хезмәтләрен намуслы башкарган, сәхнә артында булган алып баручыларыбызга, сценарий язучыларга, артистларыбызга, тавыш реҗиссерларына һәм барлык мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсем, эшләрендә уңышлар телисем килә. Бәхетле булыгыз, күңелле яшәгез, – диде ул.
Тәбрикләү сүзләреннән соң, мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларны хөрмәтләделәр. Районда күп еллар эшләүче, зур ихтирамга лаек мәдәният, музей, клуб, мәдәният йортлары, китапханә, балалар сәнгате мәктәбе хезмәткәрләренә, районны республика күләмендә таныткан шәхесләргә Татарстан Республикасы, район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.