«Кечкенә шахматчы» шахмат турниры районның барлык мәктәпкәчә яшьтәге балаларын җыйды

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

29 мартта «Солнышко» балалар бакчасында Тукай районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында «кечкенә шахматчы» район шахмат турнирының финалы узды.

Финалда сайлап алу этабы җиңүчеләре, 22 тәрбияләнүче: 17 малай һәм 5 кыз катнашты. 

Кече Шилна авылының «Колосок» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Данила Калинкин җиңүче булды, 2 урынны «Кояшкай» балалар бакчасы Сосновый Бор бистәсеннщн Әмир Десятов алды, 3 урынга Тлянче-Тамак авылының «Акчэчэк» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Анита Оганисян лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International