Районның барлык балалар бакчалары турнирда катнашты

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

20-24 март көннәрендә районда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Кечкенә шахматчы» шахмат турнирының сайлап алу этабы узды. Турнир шахматны популярлаштыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль үсешен  арттыру максатында үткәрелде. Турнирда 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге 185 бала катнашты. Турнирның финалы 29 мартта «Кояшкай» балалар бакчасында узды. 5 көн дәвамында мәктәпкәчә яшьтәге балалар шахмат турнирында үз осталыкларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International