Яңа поселогында урнашкан «Каенкай» балалар бакчасында ЮХИДИ инспекторы, профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Ләйсән Закирова әзерлек төркеме тәрбиячесе Лилия Сәлахова белән берлектә балалар өчен эстафета уздырды. Әлеге чара нәниләрдә юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен формалаштыруга, юл кагыйдәләрен үтәүгә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Бу чарада, шулай ук Яңа поселогының урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да катнашты.
.jpg)
ЮХИДИ инспекторы Наил Габдрахманов балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чаралар үткәрү балаларда җаваплылык хисен үстерүгә ярдәм итә, аларны юлда һәм урамда игътибарлы булырга чакыра.
Чарада актив катнашкан өчен балаларга ЮХИДИ хезмәткәрләре «Юл мозайкасы» китабын бүләк иттеләр.