«ПЖКХ» идарә итү компаниясе җаваплылыкка тарттырылды

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Татарстанның көнбатыш зонасы буенча  каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторын «ПЖКХ» идарә итү компаниясе үз бурычларын үтәмәүдә гаепләнде. Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тикшерү уздырды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, «ПЖКХ» идарә итү компаниясе узган ел ахырыннан алып 20 көннән артык Казан шәһәре, Тукай урамы, 125 нче йорт, 2 нче корпус адресы буенча урнашкан контейнер мәйданчыгыннан каты коммуналь калдыкларны чыгармаган. Компания җитәкчесе җаваплылыкка тарттырылды.

Бүгенге көндә каты көнкүреш калдыклары чыгарылган,  оешманың вазифаи заты җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International