Татарстан Республикасында 3-12 апрельдә «Россия балалары-2023» ведомствоара оператив-профилактик операциясенең беренче этабы уза. Операциянең максаты — балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында наркомания таралуны кисәтү.
Полиция хезмәткәрләре Тукай районында яшәүчеләрне битараф калмаска һәм масштаблы Бөтенроссия операциясенә кушылырга, актив тормыш позициясе алырга һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга үз өлешләрен кертергә чакыра!
Наркотиклар һәм психотроп матдәләр тарату һәм куллану фактлары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең дежур часте телефонына 71-44-81 номеры буенча, шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 8(843)291-20-02 номерына хәбәр итәргә мөмкин.