Дәүләт Думасы беренче укылышта 14-18 яшьлек яшүсмерләргә җәйге чорда эшләп алырга мөмкинлек бирүче закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «Мәктәп укучысы өчен, беренче чиратта, сыйфатлы белем алу өстенлекле, әмма, социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, күп кенә өлкән сыйныф укучылары җәй көне, уку процессыннан буш вакытта өстәмә эш табарга телиләр. Бүгенге көндә, эшкә урнашу кыен булганга, балалар андый мөмкинлекне алмый. Ата-аналар документлар җыюга шактый вакыт сарыф итәләр, эш бирүчеләр медицина тикшерүләре өчен түләргә мәҗбүр, еш кына яшүсмернең диспансерлаштыруына туры килә. Без кабул иткән инициатива яшүсмерләрне эшкә урнаштыруны шактый җиңеләйтергә тәкъдим итә».