«Тарифлар – балалар күзлегеннән»

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Үткәрү вакыты: 2023 елның 1 апреленнән 2023 елның 30 апреленә кадәр.

Конкурс укучыларны Дәүләт комитетының тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштыруга, балаларның күзаллауларын киңәйтүгә һәм яңаны белергә омтылыш булдыруга юнәлдерелгән.

Конкурста Татарстан Республикасының 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Без иҗат өчен киң урын тәкъдим итәбез – конкурска тәкъдим ителгән материаллар видеофайл, текст материалы форматында булырга яки үз куллары белән башкарылырга мөмкин.

Конкурс эшләре ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына Карл Маркс урамы, 66 йорт адресы буенча яки электрон почтага тәкъдим ителә: Alsu.Ziyakova@tatar.ru (эшнең фотосы рәвешендә).

Җиңүчеләр 2023 елның 31 маена кадәр  «Татарстан тарифлары» Telegram - каналы  аша ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

Конкурс шартлары турында тулырак Конкурс турында нигезләмәдә.

Белешмәләр өчен телефоннар: 221-82-29, 221-82-97

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International