30 апрельгә кадәр Тукай муниципаль районы территориясендә яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга дәүләт субсидиясе алу өчен гариза бирү кампаниясе һәм яңадан теркәү бара. 36 яшькә җитмәгән яшь гаилә, быел апрель аенда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасына кереп, фатир сатып алу, үз йортын төзү яки ипотеканы түләү өчен торак бәясенең 30-35 процентын кире кайтарылмаган дәүләт субсидиясе ала ала. Консультация, кирәкле документлар әзерләү һәм программага керү өчен Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил урамы, 46 йорт, 115 бүлмә. Тел.: 70-00-41.